Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармыш сыерлары сөтле

Кармыш авыл җирлегеннән хәзерләүчеләргә көн саен уртача 900 килограмм, ягъни узган елның шушы чорындагыдан да 400 килограммга күбрәк сөт озаталар. Биредә 151 баш  сыер бар.

Былтыргы белән чагыштырганда, Яңа Элмәле, Ивашкино җирлекләре күрсәткечләре дә начар түгел. Районнан иң күп – көнгә уртача 1550 килограмм сөт -  Түбән Кәминкә җирлегеннән тапшырыла. Тулаем район буенча көн саен уртача 11 тоннадан күбрәк (былтыр 10 тонна булган) сөт сатыла. Әлеге мәгълүматлар 30 ноябрьгә, 1 декабрьгә тупланган.

Шәхси хуҗалыкларда 1777 баш сыер асрыйлар, аларның иң күбе – Чирмешәндә (228 баш) һәм Түбән Кәминкә җирлегендә (223), иң азы – Түбән Кармалка (11 баш) һәм Күтәмә (2) җирлекләрендә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә әйтүләренчә, соңгы вакытта шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, озату һәм аңа исәп-хисап ясау буенча проблемалар юк. Бер килограмм сөт өчен уртача 20 сум акча түләнә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев