Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармыш авылыннан Хәбибуллиннар үзләренең өч балалары янына тагын ике малайны сыендырганнар

Кармыш авылыннан Фәнис һәм Гөлшат Хәбибуллиннар гаиләсе нәкъ бер ел элек ишәя - үзләренең кызлары һәм ике уллары янына тагын ике малай алып кайталар.

Алты яшьлек Рамазан һәм биш яшьлек Ранил - Хәбибуллиннарга ят балалар түгел, алар Гөлшатның энесенең уллары.

-Бала алу ниятебез юк иде, шулай килеп чыкты инде, - дип сүз башлады Гөлшат. – Киленебез яман чирдән яшьли арабыздан китте, уллары 4 һәм 5 яшьтә ятим калдылар. Ул үзе исән вакытта ук, Фәнис абый, Гөлшат апа, балаларны сез үстерересез инде, дип әйтте. Без каршы килмәдек, үзебезне шуңа әзерләдек.

Әнисез калгач, малайлар ярты еллап әби-бабай тәрбиясендә булалар. Документлар тәртипкә китерелгәч, аларны Кармышка алып кайтканнар. Рамазан белән Ранил балалар бакчасына йөриләр, икесе дә конструктор җыярга яраталар. Яңа урында үзләренә дуслар да табарга өлгергәннәр.

-Башта балаларга да, үзебезгә дә ияләшергә авыррак булды. Хәзер инде гел бергә яшәгән төсле, апа, абыйларын да, әбиләрен дә үз иттеләр, - ди әңгәмәдәшем. – Бәләкәй булсалар да, гел булышырга тырышалар, көтүдән сыерларны да куып кайталар.

Хәбибуллиннарның олы кызлары Гөлия быел медицина колледжын тәмамлаган, Әлфис Түбән Камада һөнәр үзләштерә, ә бәләкәйләре Фәрит 2 нче сыйныфка күчкән.

Гөлшат 21 ел элек бу йортка килен булып төшә, каенанасы Золхыя белән әниле-кызлы кебек яшиләр. Әниләренә быел 90 яшь тула.

-Мин 9 балалы йортка килен булып килдем. Иремнең туганнары белән бик дус яшибез, төп йортта кунаклар еш була, менә бу йортыбызны да алар ярдәме белән салдык, бер эшкә дә кеше ялламадык, - ди хуҗабикә.

Гөлшат колхоз бухгалтериясендә эшли, аннан соң сыер да сава, бозаулар да карый. Авылда эш беткәч алар үзләре күпләп мал тота башлаганнар. Бүген аларның хуҗалыгында 20 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның сигезесе - савым сыеры. Җәен бройлер һәм күркәләр дә үстерәләр.

Хәбибуллиннар күршеләре белән бергә электр көтүчесе сатып алганнар, малларын шунда чыгаралар, үгез белән дә проблема юк - үзләренеке. Кышкылыкка 20 төргәк печән әзерләгәннәр, тик әле тагын кирәк. Йорт хуҗасы Фәнис авылларында шәхси эшмәкәрдә эшли, кышлык мал азыгы белән эш бирүче дә ярдәм итә. Җитмәгәнен сатып та алалар.

Гөлшат һәр көнне дәүләткә 7-8 чиләк сөт тапшыра, эремчеген, кортын, катыгын, каймагын да ясый, зур гаиләгә күп кирәк, алар күчтәнәчкә дә ярап тора.

-Төп керемебез сөттән, дисәң дә була, - ди Гөлшат. – Бик җайлы, аны һәр көнне иртән килеп алып китәләр, ай чыгу белән акчасын да алабыз.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев