Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Караклар Шешминкада, гараж стеналарын сүтеп, аккумуляторлар урлаганнар

23 апрельдән 2 майга кадәр район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр кабул ителгән.

01 26 апрельдә шул ук Шешминкада торак йорт янган. Утны электр үткәргечләрдән чыккан дип фаразлыйлар. Бу хакта 135нче янгын частеннан белештек.

02 23 апрельдән 2 майга кадәр район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары һәм башка хезмәтләр 13 административ беркетмә төзегәннәр.

Район территориясендә юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 133 очрагы ачыкланган. Машина йөртүче берәүгә транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җавап тотарга туры киләчәк.

Билгесез адәмнәр Шешминка урманчылыгы гаражыннан МТЗ тракторы һәм УАЗ автомашинасы аккумуляторларын урлап чыга. Угрылар моның өчен гаражның бер стенасын ук сүткәннәр. Тикшерү бара.

Үги кызын кыйнаган өчен Югары Кәминкә авылы кешесе җаваплылыкка тартыла.

03 Бәйрәм ялларында – 29 апрельдән 2 майга кадәр ашыгыч медицина ярдәме белгечләрен 67 тапкыр чакыртканнар. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, 3 инсульт очрагы теркәлгән, әлеге авыруларны Әлмәт больницасына озатканнар. 15 кеше ОРВИ белән чирләгән, нигездә, балалар. Көнкүрештә имгәнүләр алучылар да бар.

04 Газ хезмәте слесарьлары ял һәм бәйрәм көннәрендә газ җиһазларын төзәтү һәм ремонтлау белән бәйле 45 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән