Кара Чишмәдә узган җыенда сораулар күп булды
Сорый да белергә кирәк шул. Әнә Түбән Кәминкә авыл җирлегенең Кара Чишмәдә узган халык җыенында карачишмәлеләр, түбәнкәминкәлеләр үз дигәннәренә иреште бугай: чәчрәп чыкмыйча, ипләп кенә район җитәкчелегенә җиткерелгән үтенеч-гозерләрнең шактые уңай хәл ителергә тиеш.
Кара Чишмәдә балаларга хоккей тартмасы, футбол мәйданчыгы кирәк. Бу гозерне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, бәлки нефтьчеләр булышлыгы беләнме, берсен булса да эшләргә өметләндерде. Түбән Кәминкәдә сәхнә костюмнарын, күлмәкләрен яңартмакчылар.
-Бик дөрес, яңа мәдәният йортында (монда капиталь ремонт булган иде – ред.) иске күлмәкләр белән бию килешмәс, булышырбыз, - дип Түбән Кәминкә артистларын да сөендерде район башлыгы.
Су башнясын карап торучыга бераз эш хакы түләү җае да табылыр кебек. Түбән Кәминкәдәге врачлык амбулаториясе бинасын электр ягып җылыту кыйммәткә төшә, газ кертәсе иде. Кара Чишмәдә кесә телефоннары начар тота. Ике авылга керә торган юллар нык таушалган. Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков һәм халык, форсаттан файдаланып, башка кайбер моң-зарларын да ирештерделәр.
-Халкы нинди - җитәкчесе шундый, - дип, җирлектә узган елда башкарылган байтак кына эшләрне исәпкә алып, авыл имамы Рөстәм Вәлиев авыл җирлеге башлыгының тырышлыгын, үҗәтлеген дә мактап алды.
Авыл җыенында җирлекнең иң яшь сабыйларына бүләкләр бирделәр, аларны әтиләре сәхнәгә чыгып алды. Кара Чишмәдән Нәфис һәм Әнисә Баһмановларның уллары Җәмил, Түбән Кәминкәдән Илнур һәм Роза Садриевларның кызлары Ралинә бәхетләре белән үссеннәр.
Түбән Кәминкә авыл җирлегендәге 348 йортта барлыгы 1028 кеше яши. Шуларның 38 есе (Кара Чишмәдә - 18, Түбән Кәминкәдә - 20) - мәктәпкәчә яшьтәге, 71 е - мәктәп яшендәге балалар, 321 пенсионер, 510 сы - эш белән тәэмин ителгән халык. 2018 елда ике авылга 4 бала туган, 14 кеше үлгән (2017 дә, киресенчә,
14 туган, 4 кеше вафат булган).
– Шәхси хуҗалыкларыбызда соңгы ике елда мөгезле эре терлекләр саны - 52, савым сыерлары 21 башка, сарык һәм кәҗәләр - 79, кош-корт 115 башка артты, районда сөт тапшыру буенча иң беренчеләр рәтенә чыктык, - диде үз чыгышында Рәдиф Халиков. - 2018 елда халык 553 тонна сөт сатып 7 миллион 742 мең сум керем алды. Хәзер сөтнең бәясе арта бара, декабрь аенда аның килограммын 20 сумга сатсак, бүген 22 сумнан тапшырабыз.
Ике авылга иң күп сөтне Рәсыйх Шәфыйков, Саим Мотыйгуллин, Габбас Хөснуллин, Минсәгыйрь Мәссаров хуҗалыклары сата.
Проблемалар, хәл итәсе мәсьәләләр гел чыгып тора. Әнә авыллар эчендәге урам юллары начар: Түбән Кәминкәдә - Заречная урамы, Кара Чишмәдә алты ук урам юлына ремонт кирәк. Түбән Кәминкә врачлык амбулаториясенең бер өлешен ремонтлыйсы бар. Ике авылның да мәктәп котельныйлары нык таушалган, әлеге объектлар ремонт таләп итә, ике авылның да Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрен дә матурлыйсы иде. Сүз уңаеннан, бүген җирлектән – Кара Чишмәдән бер генә Бөек Ватан сугышы ветераны исән, ул да Чаллы шәһәренә гомер кичерә. Бүген авыл җирлегендә алты чишмә ремонт сорый. Ике авылда да мәчетләрне тышлыйсы бар.
Авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларда 17 трактор, 31 йөк машинасы, 309 җиңел машина, 99 мотоблок бар. Ут хәвеф-хәтәрләре очрагына дип ике авылга да берәр янгын сүндерү машиналсы юллаганнар.
Автор фотолары
Күбрәк фото: Түбән Кәминкә авыл җирлегенең халык җыены Кара Чишмәнең яңартылган мәдәният йортында үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев