Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кара Чишмә янгыннан зыян күргән якташыбыз депутаттан ярдәм сорады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов Чирмешәндә быел дүрт тапкыр гражданнарны кабул итте. Аңа барлыгы 41 кеше үз гозерен җиткергән. Соңгы кабул итүгә 16 чирмешәнле килгән иде.

Кара Чишмә авылыннан янгында зыян күрүче гаиләгә депутат матди ярдәм күрсәтергә әзер, мөмкинлеге чикле баласына дәвалануга акча сорап килгән туймәтлене дә ул кире бормады.

Иске Котыш һәм Түбән Кармалка авыл җирлекләре үз техникаларын булдырырга тели, авыл җирлекләре территорияләрендәге чүп үләннәрен чабу, кыш көне урамнарны кардан чистарту өчен трактор сатып алырга өлешчә матди ярдәмгә мохтаҗлар. Авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүче әлеге җитәкчеләргә дә булышырга ышандырды депутат.

Эшкә урнашуда ярдәм сораучыларга һәм торак төзү өчен субсидия алырга теләүчеләргә дә үз киңәшләрен бирде Илгиз Мисбах улы. Иске Үтәмештән берәү кабул итүчегә саткан сөт өчен акча ала алмауларыннан зарланып килгән, моны өйрәнеп, проблеманы хәл итәргә дә өметләндерде.

Чирмешән эчендәге куркыныч юл участогына “тизлек сүндергеч” куюны сораучының гозере депутат тарафыннан тиешле органнарга җиткереләчәк.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев