Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кара Чишмә авылында яктырткычлар һәм кабель урлаганнар

Узган атнада район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр кабул ителгән.

01 9-16 апрельдә, бу айның беренче атнасындагы кебек үк, районда янгыннар булмаган. Чирмешәндәге 135нче янгын сүндерү часте һәм ПСЧ-73 янгын частенең Күтәмәдәге аерым посты коткаручыларына юл-транспорт һәлакәтләренә дә барырга туры килмәгән.

02 Узган атнада район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр кабул ителгән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 12 административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда бер кеше имгәнгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 92 очрагы ачыкланган, берәү автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Билгесез адәмнәр Кара Чишмә авылына керү юлы уңаендагы электр баганаларыннан яктырткычлар һәм 100 метр изоляцияләнгән кабель салдырганнар. Тикшерү бара.

Танышы Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кызның алтын муенса чылбырын, фотоаппаратын һәм телефонын урлый. Утыз Имәндә яшәүчебер хатын-кыз авылдашының 4000 сум акчасына кул сузган.

03 Үткән ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләрен 37 тапкыр чакыртканнар. Фельдшерлар әйтүенчә, балалар һәм олыларның ОРВИ белән авыруның 8 очрагы теркәлгән. Чакыртуларның күпчелеге – йөрәк, кан басымы чирләреннән авыручылар янына.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү буенча 28 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кара Чишмә

2
X