Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкино мәктәбендәге тәҗрибә участогында укучыларга, укытучыларга да эш җитәрлек

Ивашкино мәктәбенең мәктәп яны участогында суган түтәлләре дистәләп. Уңышы үзләрендәге ашханә өчен, сатуга да җитәчәк.

Суган, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, сарымсак, бәрәңге алыннары да бик чиста. Монда укучылар гына түгел, укытучылар да чәчелгәннәрне карап үстерүгә үз өлешен кертә.

-Ял вакыты булса да, бездә һәр укытучы бер атна монда килә, - ди физкультура укытучысы Алефтина Утриванова. –Укучыларны уртача 8-12 көнгә чакырабыз.

Тәҗрибә участогында  зур теплицада да тәртип. Монда помидорлар кызара башлый, кыяр өлгергән дә, борычлары да күп.

Узган атнада участокта быелгы уңышны да җыярга керештеләр – карлыган өлгергән.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X