Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкино мәктәбендә акча да эшлиләр, үзләренә дә кала

Май уртасыннан ук Ивашкино мәктәбе кирәксенүчеләргә үз теплицаларында үстергән помидор, борыч үсентеләрен сата башлаячак.

Бу теплица – мәктәп горурлыгы. Ивашкинолылар аны республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2012 елда оештырган мәктәп яны участоклары арасында бәйгесендә отылган грант акчасына алганнар. 100 мең сум 12х3 метр зурлыктагы теплицага һәм мотоблокка да җиткән.

Теплицаны җылылык трассасына “утыртканнар“, анда 1000 төптән күбрәк борыч, помидор, чәчәк үсентеләре үстергәннәр. Аннан кергән акчага теплицаны тагын 12 метрга озынайтканнар, нәтиҗәдә мөмкинлекләр сизелерлек арткан.

-Без быел эшмәкәр Альберт Латыйпов белән килешү төзедек: ул томатлар һәм болгар борычы орлыклары белән тәэмин итә, аннан соң үсентеләрне урнаштырырга булышачак, - ди мәктәп директоры Юрий Апалаев.

Мәктәп бакчасы 2 гектар 60 сутый җир били. Шуның 67 сутыенда яшелчәләр үстерәләр.

-Яшелчәләр өчен мәйданнарны арттырырга ниятлибез, - ди Юрий Анатольевич. -Суганны элеккеге6 сутый урынына – 10, бәрәңгене 6 урынына 16 сутыйда утыртмакчыбыз.

Ивашкино мәктәбе укучылары һәм укытучылары узган елда 2 тонна суган үстереп, артыгын, яртысын, сатканнар. Шулай ук 500 килограмм бәрәңгене дә акчага әйләндергәннәр. Кышкылыкка мәктәп ашханәсе өчен 25 банка кайнатма, 60 банка яшел консервлап япканнар, 10 килограмм алма туңдырылган. Алма, укропны киптергәннәр дә.

Әлбәттә, яшелчә, җиләк-җимеш – укучылар өчен ашханәдә ризыкларын төрләндерү өчен менә дигән мөмкинлек. “Ивушка“ дип аталган мәктәп яны лагерында ял иткән балалар үз бакчаларында үстергән татлы алмалар, кавыннар ашап сыйланганнар.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ивашкино теплица