Югары Кәминкә егетләре хәрби бурычларын үти
Безнең районда

Югары Кәминкә егетләре хәрби бурычларын үти

Югары Кәминкә авыл җирлегендә теркәлгән дүрт егет армиядә хезмәт итә.

Илнар Вафин солдат итекләрен көз көне үк кигән, ә Данис Җиһаншин, Илдар Шәмсетдинов, Ранис Хөснуллиннар әле язгы чакырылышта гына армиягә киткән. Айнур Җиһаншин берничә ай элек кенә хезмәт срогын тутырып кайткан.


Нет комментариев