Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Искеүтәмешлеләр – укуда алдынгылар

Рания Вилданова һәм Илназ Назыйров Иске Үтәмеш мәктәбен тәмамлап инде югары уку йорты студентлары булсалар да, аларны 1 сентябрьдә узган бәйрәмдә кабат искә алдылар. Рания һәм Илназ бердәм дәүләт имтиханнарында югары балларга ирешкәннәр, мәктәпкә республика, район күләмендә дан китергәннәр. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Рания Вилданова бүген КФУда максатчан - Президент...

Рания Вилданова һәм Илназ Назыйров Иске Үтәмеш мәктәбен тәмамлап инде югары уку йорты студентлары булсалар да, аларны 1 сентябрьдә узган бәйрәмдә кабат искә алдылар.

Рания һәм Илназ бердәм дәүләт имтиханнарында югары балларга ирешкәннәр, мәктәпкә республика, район күләмендә дан китергәннәр. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Рания Вилданова бүген КФУда максатчан - Президент программасы буенча укытучылыкка укый, югары стипендия алачак. Илназ да бюджет группасында, аның булачак белгечлеге экология, химия белән бәйле. Менә бит мәктәптә тырышып укуның нәтиҗәсе!
Илнур Җаббаровның яулыйсы үрләре алда әле. Беренче класска укырга керде ул. Бер класста берүзе. Шуңа күрә бүгенге бәйрәмдә түр башында утырды Илнур, иң күп бүләкләр аңа булды. Билгеле, зуррак бүләкләрне укуда алдынгылыкка омтылып кына яулар.
Илүзә Шәяхмәтова һәм Гөлназ Газизова өчен дә җаваплы көннәр башланды.
-Укытучыбыз, класс җитәкчебез Резидә Минхәерова - бик әйбәт, ул мәктәптә иң якын кешебез,- диләр унберенче класска килгән бу тырыш, тәрбияле кызлар.
Мәктәп директоры Светлана Әхтәмова иң тырыш укучыларга, укытучыларга, техник хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды, яңа уку елына бурычлар белән таныштырды.
Иске Үтәмеш мәктәбе коллективы мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән помидор һәм кыярларның күп өлешен кышкылыкка тозлап куйган, бакча җиләгеннән дә беренче уңыш җыелган. Бәрәңге, кабак та өлгергән.
Макулатура һәм тимер-томыр вакытлары сатудан кергән акчага мотоблок, үлән чапкыч та алып куйганнар.
Мәктәп бинасын быел сайдинг белән тышлап куйсалар, Иске Үтәмеш мәктәбенең быелга планнары тулысынча үтәлде дип буладыр.
Чарадан фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/10830-iske-үtәmeshtә-belem-kөne-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Үтәмеш 1 сентябрь Белем көне

2
X