Иске Үтәмештән машина йөртүче автоинспекторларга исерек килеш өченче тапкыр эләккән
Апрель аеның беренче атнасында районда янгыннар булмаган.
01 Апрель аеның беренче атнасында районда янгыннар булмаган. Бу хакта Чирмешәндәге 135нче янгын сүндерү частеннан һәм ПСЧ-75 янгын частеның Күтәмәдәге аерым постыннан белештек.
02 2-8 апрельдә район полиция бүлекчәсендә 24 хәбәр кабул ителгән.
Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 14 административ беркетмә төзелгән.
Район юлларында булган өч юл-транспорт казасында имгәнүчеләр юк, автомашиналарга зыян килгән. Бер атнада юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 65 очрагы ачыкланган.
әлеге адрес буенча яшәмәячәген белә торып, Украина гражданинын ялган рәвештә учетка куйдырган өчен, Чирмешән кешесе җинаять җаваплылыгына тартыла.
Билгесез адәмнәр Иске Котыш авылы кырыенда буш торучы фермадан терлекләр бәйләп кую өчен куелган тимер баганаларга кызыкканнар, зыян бәясе – 4000 сум.
Иске Үтәмештән берәү автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән хәлдә ЮХИДИ инспекторларына быел инде өченче тапкыр эләккән. Аңа җинаять җаваплылыгы яный.
03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтендә соңгы көннәрдә ОРВИ белән авыручылар еш теркәлә.
Фельдшерлар әйтүенчә, узган шимбә, якшәмбе көннәрендә генә дә 9 чирмешәнлегә шундый диагноз куелган. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре 7 апрель көнне Кызыл Яр авылы янында булган юл-транспорт һәлакәтенә барганнар.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 47 заявка үтәгәннәр. Алар – барысы да газ мичләрен, плитәләрен көйләү һәм төзәтү белән бәйле.
Кадыйр Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев