Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмеш укучыларын мәктәптә көненә ике тапкыр ашаталар

Иске Үтәмеш мәктәбендә белем алучы 50 укучы да кайнар аш белән тәэмин ителгән.

-Яңа уку елыннан, башка мәктәпләрдәге кебек, бездә дә башлангыч сыйныфларда укучы 24 бала бушлай туклана башлады, ягъни, дәүләттән бирелгән 43 сум 52 тиенгә һәр көнне төрледә-төрле ашлар әзерләнә, - ди Иске Үтәмеш мәктәбе директоры Руфия Хөснетдинова. – Пешекчебез Венера Нигъмәтуллина алар өчен аерым меню буенча пешерә. Бәләкәйләребез ике дәрестән соң итле аш ашый, менюда - салат, хәтта җиләк-җимеш тә бар.

Өч дәрестән соң ашханәгә урта һәм өлкән төркем укучылары килә. Алты укучы ташламалы шартларда туклана, аларга акча район һәм республика бюджетыннан күчерелә. 20 баланың әти-әнисе һәр бала өчен айга 300 сум түли. Дәүләттән бирелгән 7 сум 80 тиен янына ата-аналар взносын да кушкач 19 сумлык меню килеп чыга. Ул мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчәләр хисабына да баетыла. Укучыларга кайнар аш янына яшелчәләрдән салат та ясыйлар, кайбер көннәрдә җиләк-җимеш тә була. Дүртенче, бишенче дәресләрдән соң укучылар ашханәгә килеп, печенье, прәннек яки берәр  нинди камыр ризыгы белән тагын бер тапкыр чәйләп алалар.

-Бала тук чагында гына укырга теләге була, шуңа аларның туклануы беренче урында. Күрше авыллардан килеп укучылар да бар бит. Өйдән иртән чыгып киткән балалар төштән соң гына кайтып керә, - ди мәктәп директоры.

Мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән бәрәңге, кишер, аш чөгендере, суган җитәрлек күләмдә кышкы саклауга салынган. Туңдырылган алма, кура җиләге һәм карлыгыннан ясалган компот та яшь организмга бик файдалы.

фото: Руфия Хөснетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев