Ул елда яз җитүен түземсезләнеп көтә, алдан җыенып, тизрәк туган авылына кузгала, шунда яшәп ямь таба.
Константин Демьянович бөтенләй олы кеше түгел әле, сәламәтлеге бераз какшаса да, 66 яшендә өем-өем агачларны бик тиз утынга кисә, бакчада да шөгыль таба.
-Озак еллар, вахта ысулы белән, Төмән якларында эшләдем, - ди ул. – Мәктәпне бетергәннән бирле бораулаучы булдым, нефтьчеләрдә, газчыларда да хезмәт куйдым.

Соңгы вакытта Константин Илюхин яздан кышка кадәр Иске Сережкинода яши. Туган авылында рәхәт аңа. Эше дә табыла, туган-тумача белән дә аралашалар. Әле олы кызы Надежда да монда, чираттагы ялында, аның улы да авыл тормышын ярата икән.
-Әти-әнинең 60 еллык йортының нигезләрен яңартып, профнастил белән тышладык. Түбәсен яптык, - ди ветеран. – Плитәбезгә газ килә, су урамда. Бакчабызда виноградка хәтле бар. Тавыклар асрыйбыз, алар кышкылыкка сеңелемдә кала. Лениногрскида квартирам бар, кызганыч, хатыным гына вафат, әти-әни дә мәрхүмнәр.
-Яшь чакта да җәй буе рәхәтләнеп авылда тордык. Йорт каршындагы тирәкләр янында таганда атынулар гел истә, - ди Надежда Константиновна. – Авыл зуррак, халык күп иде. Хәзер йортлар азрак, әмма күбесе матур, төзекләнгән.
Техникасы да бар Константин Демьяновичның – җыйнак кына көпчәкле тракторы – Мәскәү өлкәсендә яшәүче туганының бүләге, вак-төяк эшкә ярап тора.

Мунчалары да шәп аларның, кайткан-киткән анда юынмыйча, парланмыйча авылда кунак булдым дип саналмый. “Кара” мунча шәп бит ул, утын исе генә ни тора! Ә утын күп монда, дистә елга җитәрлек. Әле бүген дә байтак агач, такта кискәннәр.
Йорт тирәләре чиста, бакчаларында бик күп чәчәк үсә Илюхиннарның. Алар авылны ярата, аларга әти-әни нигезе кадерле.

-Иске Сережкинода язын, җәен күп буш йортларның ишекләре ачыла, ут кабына, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. – Йортларны матурлыйлар, тирә-юньне җыештыралар.
фото: автор
Нет комментариев