Иске Котыш авылы буасында 2017 елның августында башланган капиталь төзелеш ахырына якынлаша. Бөгелмәдән килгән осталар биредә 20 миллион сумлык эш башкарган. Яңа елга кадәр алар бу объектны файдалануга тапшырачак.
-Проектны 2012 елда ук ясаткан идек, - ди Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин. - Барлык эшләр дә республика бюджетыннан бирелгән акчаларга башкарылды.
Биредә буаның плотинасын тулысынча сүтеп, яңадан ясаганнар, кырыйларын ныгытканнар. Су агып чыгу өчен торбалар урнаштырылган, шлюзалар, задвижка, боздан саклагыч торбалар куелган.
-Төзелеш эшләре төгәлләнү белән 600 мең кубометрлы буага су җыя башлыйбыз, - ди Александр Константинович. - Буа ярлары чишмәләргә бай, су тиз тулачак.
Автор фотосы
Нет комментариев