Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кадида коелар күбәйгән

Иске Кадида коелар күбәйгән. Соңгысы Якуб һәм Минҗиһан Кәбировлар йорты каршында урнашкан.

-Агачтан һәм тимердән ясалган бу, чиләкле, чылбырлы коеда су юк, ул матурлык өчен, урамда ук тора. Моңа бер атна вакыт китте, - ди бу якларда агач эше остасы булып танылган Якуб Кәбиров.

Иренең хезмәт җимешен – матур коесын иң әүвәл Минҗиһан бәяләгән. Бу атнада Түбән Камадан оныклары кайтып, алар да бабаларының осталыгына кабат инанырлар.

Кәбировларның башка эше юк ахрысы дияргә ашыкмыйк. Аларның бакчасында кабак һәм бәрәңге, суган һәм чөгендерләр дә уңып үскән. Сыер да асрыйлар. Хуҗа кеше әллә ничә ат чанасы да ясап куйган.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев