Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кади яшьләре дуслары истәлегенә бишенче турнир оештырды

Иске Кади авылында, юл һәлакәтендә гомере өзелгән авылдашлары Айбулат Нуретдинов истәлегенә, быел бишенче тапкыр,  мини-футбол буенча турнир уздырдылар. Бу бәйге авыл яшьләре инициативасы белән оештырыла, иганәчеләре дә үзләре.

Быелгы турнирда Иске Кади авылыннан биш команда катнашты. “Кызыллар” иң җитез булып чыкты, быелгы кубок аларга тапшырылды. Призлы урын яулаган өч команда членнары  медальләр һәм грамоталарга ия булдылар. Яшьләр әлеге бүләкләрне тапшыруны Айбулатның әтисе Дамир абыйга йөклиләр.

-Улымны онытмыйча, искә алып, шундый турнир оештырган дусларына, шундый изгелекле балалар тәрбияләгән әти-әниләренә мин бик рәхмәтле, - ди Дамир Нуретдинов. – Дөрес, хатирәләр яңара, күзләр яшьләнә, шулай да күңел сөенә. Җиңүче командалар, һәр елны, кубокларын миңа бирә. Берсен авыл мәктәбенә тапшырдым, калганнарын, киштәгә тезеп, истәлек итеп саклыйм.

Айбулат спортны үз иткән, футбол, хоккей уйнарга яраткан. Шуның өчен бу турнирны, һәр елны, аның туган көне алдыннан үткәрәләр. Аны хөрмәт иткән авылдашлары, дуслары, барлык эшләрен якка куеп, ничек тә бу чарага кайтырга, турнирда катнашырга тырыша. 29 июньдә Айбулатка 24 яшь тулган булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев