Физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнына чирмешәнлеләр генә түгел, Әлмәт, Лениногорск, Самара өлкәсенең Шентала, Челно-Вершина районнарыннан да киләләр.
Капиталь ремонттан соң ачылган объектта (21 октябрьдән) 1300ләп кеше су коенырга өлгергән дә. Укучыларның көзге каникулы чорында балалар аеруча активлашкан. Эш көннәрендә бик күп булмаса да, бәйрәм һәм ялларда бирегә көненә йөзгә якын кеше килә.
Нет комментариев