Туймәт мәктәбендә балалар арасында баскетбол буенча район ярышлары узды.
Ярышлар егетләр һәм кызлар командалары өчен түгәрәк система буенча үткәрелде. Кызлар арасында Утыз Имән мәктәбе командасы җиңү яулады, Түбән Кәминкә кызлары – икенче, искекотышлылар – өченче урында. Егетләрдән Тубән Кәминкә командасы беренчелеккә чыкты, туймәтлеләр икенче урында.
Ярышларның иң яхшы уенчылары дип Түбән Кәминкә командаларыннан Адилә Низамова һәм Габдерәхим Мостафин билгеләнде.
Нет комментариев