Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң мөһиме – халык иминлеге

Татарстан Республикасында, террорчылыкка каршы чараларны тикшерү максатында, кабат өйрәнүләр үткәрелә. "Казандагы соңгы вакыйгалар, Татарстан мөфтие Илдус Фәизгә һөҗүм - террорчылыкның бездә дә булырга мөмкинлеген күрсәтүче бер факт,- диде шушы көннәрдә узган террорчылыкка каршы муниципаль район комиссиясе утырышында район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин. - Шуңа да әлеге өйрәнүләргә бик җитди карарга кирәк....

Татарстан Республикасында, террорчылыкка каршы чараларны тикшерү максатында, кабат өйрәнүләр үткәрелә.


"Казандагы соңгы вакыйгалар, Татарстан мөфтие Илдус Фәизгә һөҗүм - террорчылыкның бездә дә булырга мөмкинлеген күрсәтүче бер факт,- диде шушы көннәрдә узган террорчылыкка каршы муниципаль район комиссиясе утырышында район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин. - Шуңа да әлеге өйрәнүләргә бик җитди карарга кирәк. Бездә террорчылык гамәлләре булмас дип тынычланмыйк. Уяулыкны югалтмыйк".

Узган елны районда шундый өйрәнүләр террорчылык актларын кисәтүгә тиешенчә әзер булмавыбызны күрсәтте. Бу хакта әлеге киңәшмәдә дә искә төшерделәр. Террорчылыкны булдырмау өчен һәркем ят, шикле кешегә һәм тиешсез урындагы чит әйбергә игътибар итәргә тиеш. Шундый кеше яисә әйбер күргән очракта полициягә хәбәр итәргә кирәк. Аеруча балалар бакчаларына, мәктәпләргә чит кешеләрне кертмәскә, учреждениеләрдә дә килүчеләрне теркәп бару журналы булдырырга бурычлылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән террорчылыкка каршы муниципаль район комиссиясе утырышында