Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Гөлсирә Әхмәтшинаны туган көне белән сайлау участогында котладылар

Чирмешән районының Түбән Чегодай авылында яшәүче Гөлсирә Әхмәтшинаны сайлау участогында чәчәкләр белән каршы алдылар. Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева да буш килмәгән, аңа бүләк тапшырды.

Бүген,  8 сентябрьдә, Гөлсирә ханымның туган көне икән, 69 яшен тутырды. Озак еллар колхозда хисапчы булып эшләгән Гөлсирә   Фәхразый   кызы үзе дә, лаеклы ялга чыкканчы, сайлау комиссиясе рәисе булып торган.

-Безнең авылда сайлаулар һәрвакыт бәйрәм төсе ала. Сайлаучыларны музыка белән каршы алып, биетеп-җырлатып озатып кала идек, - ди ул. – Сайлаулар – әһәмиятле вакыйга, аннан без тагын да уңай якка үзгәрешләр көтәбез. Булачак депутатлар халык мәнфәгатьләрен үтәүче булып,  халык гозеренә колак салып эшләсеннәр иде.

Бүген дә Түбән Чегодай авыл мәдәният йортында музыка яңгырый. Тавыш бирергә килүчеләрне ачык йөз белән каршы алалар. Шунда ук сый-нигъмәт белән тулы өстәл артына чакыралар. Гөлсирә апа да ахирәтләре белән утырып чәй эчеп алды.  Дусларын, туганнары кичкә туган көнгә дәште.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда сайлауларның