Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Фәрхать Ибәтов авылдашларына шахмат өстәле бүләк итте

Бу көннәрдә Әмир авылы клубында шахмат уеннары кызды. Акыл уены осталары шушы рәвешле авылдашлары биргән бүләкне сыный.

Себер якларында эшләп пенсиягә чыккан, хәзер күпчелек гомерен авылда үткәрүче Фәрхать Ибәтов Яңа ел бәйрәмендә авылдашларына шахмат өстәле - зур агач фигуралардан торган кыйммәтле комплект бүләк иткән.

-Фәрхать Нигъмәт улына бар да рәхмәтле. Олысы, кечесе өстәлгә тузан утыртмый, шахматны яратучылар күп бездә. Моңа кадәр алар авыл пенсионеры Әмин абый Әгъләмов бүләк иткән шахмат белән уйнадылар, - ди авыл клубы мөдире Фәрхать Нуретдинов.

фото 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев