Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Февральдә районда дүрт малай һәм бер кыз туган

Ел башыннан район ЗАГС бүлеге яңа туган алты малай һәм өч кызга туу турында таныклыклар тапшырган.

2023 елның февралендә – ике, ә бу чорга, шулай ук, тугыз бала туган булган.

Туйлар сезоны башлана

Март аеның беренче көннәрендә районда өч яңа гаилә барлыкка килгән. Якындагы айларга никахларын теркәргә теләүчеләрдән әлегә гариза кермәсә дә, август аенда гаилә корырга теләүче парлар бар.

Кышның соңгы аенда район ЗАГС бүлеге ике парның никахын теркәгән, ел башыннан – өч. Үткән елның бу чорында да шуның кадәр яңа гаилә барлыкка килгән.

Аерылганга бик авыр

Ел башыннан районда өч гаилә төзелгән. Бу чорда шул кадәр үк парга аерылышу хакында таныклыклар тапшырылган. 2023 елның ике аенда дүрт гаилә таркалган булган.

Февральдә 28 кеше бакыйлыкка күчкән, ә ел башыннан – 57. Былтыр бу чорда 34 кеше якыннарын мәңгелеккә калдырып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев