Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районда

Федерация Советының сенаторлар Клубы делегациясе Чирмешәнгә килде

РФ Федераль Җыены Федерация Советының якташыбыз Николай Тузов җитәкләгән Сенаторлар клубы делегациясе шушы көннәрдә рәсми визит белән Иске Элмәле авылында булып китте.

Әлеге сәфәрнең төп максаты – Иске Элмәле чиркәвен торгызуга 30 ел һәм Архангел Михаил храмына “Взыскание Погибших” Изге Ана иконасы кайтарылуга 5 ел тулуны билгеләп үтү.

Юбилей уңаеннан мәхәллә башлыгы Сергий атакайга Сенаторлар клубы исеменнән котлау сүзләре җиткерелде һәм бүләкләр тапшырылды.

Моннан тыш Мәскәү кунаклары Чирмешән үзәк һәм Иске Элмәле авыл китапханәчеләре белән очраштылар. Сенаторлар клубының башкаручы директоры Николай Тузов китапханәләргә китаплар бүләк итте.

 Николай Витальевич төбәк китапханәләре арасында иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау, инновацион эшләнмәләргә һәм технологияләргә ярдәм итү, китапханәләргә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен күтәрү һәм китапханәләрнең алдынгы тәҗрибәсен хәзерге җәмгыятьтә тарату максатыннан, Сенаторлар клубы тарафыннан расланган «Россия төбәкләренең Алтын китапханә фонды» конкурсы үткәрелү турында хәбәр итте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев