Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Егетләрне Казан врачлары тикшерде

Армиягә көзге чакырылышта районнан беренче төркем 13 ноябрьдә юлга кузгала. Бу көнне биш якташыбыз бер елга якыннары белән хушлашачак. Армиягә сәламәт, шул ук вакытта белемле яшьләр кирәк. Шуның өчен никрутларның исәнлеген җентекләп тикшерәләр. Октябрьнең соңгы көннәрендә район хәрби-врачлык комиссиясе эшләде. Казаннан килгән врачлар 65 никрутны һәм контракт буенча хезмәткә китәргә...

Армиягә көзге чакырылышта районнан беренче төркем 13 ноябрьдә юлга кузгала. Бу көнне биш якташыбыз бер елга якыннары белән хушлашачак.


Армиягә сәламәт, шул ук вакытта белемле яшьләр кирәк. Шуның өчен никрутларның исәнлеген җентекләп тикшерәләр. Октябрьнең соңгы көннәрендә район хәрби-врачлык комиссиясе эшләде. Казаннан килгән врачлар 65 никрутны һәм контракт буенча хезмәткә китәргә теләүче ике яшь кешене тикшергән. Егетләрнең 36сы хезмәткә яраклы дип табылган, ә калганнарын республика яки район үзәк больницасына тикшерүгә юллаганнар.

- Хирург, терапевт, психиатор, неврологлар тикшерүен үтеп, хезмәткә яраклы дип табылган никрутлар арасында, сәламәтлекләре буенча А төркеменә керүче райондашларыбыз аз түгел, - ди ТР Хәрби комиссариатының район бүлегенең гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлекчәсе начальнигы Искәндәр Заһитов. - Ә менә әлегә вуз тәмамлап контракт буенча армия хезмәтенә китәргә теләк белдерүче юк.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined армиягә көзге чакырылыш