Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов Чирмешән районы укучыларына планшетлар бүләк итте.
Депутатның ярдәмчесе Игорь Анохин планшетларның берсен Чирмешәндә яшәүче, 1нче Чирмешән урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Ралиф Фәсхетдиновка өенә барып тапшырды.
-Рәис Әхтәм улы чирмешәнлеләргә генә түгел, Нурлат районы укучыларына да шундый бүләкләр җибәрде, - ди Игорь Юрьевич. – Ралифның, гаджетны максатчан файдаланып, яхшы билгеләргә генә укуын телим.
Венера һәм Фәнис Фәсхетдиновлар өч бала үстерәләр. Олы уллары студент булса, икесе мәктәптә укый. Бүләккә Ралиф кына түгел, 3 нче сыйныфта укучы сеңелесе Камилә дә бик сөенде.

-Компьютерыбыз бар, ләкин бик иске, рәтләп эшләми. Дистанцион укуга күчкәнче, аны сирәк кабыза идек, ә хәзер 4 – 5 сәгать дәвамында эшләтергә туры килә. Мәктәптән, вакытлыча файдалану өчен, ноутбук та биргәннәр иде. Хәзер улыбызның үзенең планшеты булды. Форсаттан файдаланып, депутатка - Рәис Сөләймановка зур рәхмәтебезне җиткерәбез, - ди Венера Фәсхетдинова.
Мәктәп директоры Виктор Плотников әйтүенчә, Ралиф яхшы укый, ударник, мәктәп тормышында да актив катнаша, спорт белән дә дус. Физкультура дәрәсләрен аеруча ярата.
-Дистанцион рәвештә укырга авыррак шул, мин мәктәпкә барыр идем, - ди Ралиф.
-Без Рәис Әхтәм улына бик рәхмәтле , ул безнең мөрәҗәгатебезне җавапсыз калдырмады, укучыларга биш планшет бүләк итте, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. – Әлеге хәйрия акциясендә теләсә кем катнаша ала. Әгәр үзегезгә кирәкмәгән компьютер, ноутбук яки планшетыгыз булса, аларны аз керемле гаиләләрдә яшәүче балаларга бүләк итә аласыз. Мондый мөмкинлегегез булса район мәгариф бүлегенә 2-54-30 номерына шалтыратырга яки мәктәп директорларына хәбәр итәргә мөмкин.
фото: автор
Нет комментариев