Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Дәүләт порталы аша сан алу узу өчен 30 минут вакыт җитә

Камилә апа Җәлилова сан алучының килүен көтеп торган. Шулай икәнлеген белгән сыман җанисәп алучы Минзилә Гыйниятуллина да кампаниянең беренче көннәрендә үк аларга кергән.

-Мин үзем генә, шулай булса да татарлар санын бергә арттырам. Җанисәп алуда иң төп сорау милләт хакындагысы дип уйлыйм, - ди Камилә апа. – Аллага шөкер, кияүләрем дә үз милләтебездән, димәк, оныкларым да татар дип языла.

Сан алучылар барысы да санитар таләпләрне төгәл үти, алар короновирустан прививка ясаткан. 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр илдә өстәмә ял көннәре игълан ителсә дә, алар эшләрен гадәти режимда дәвам итәчәк.

-Минем участокта 200ләп йорт. Көнгә унлап йортта булам, - диде Минзилә. – Халык яхшы кабул итә. Өйләренә китерергә теләмәүчеләр сан алуны дәүләт порталы аша үтә ала. Бу мәгълүмат бездә күренә, аннан соң без QR кодларны гына сорап алабыз.

Чирмешәннән Воробьевлар гаиләсендә биш кеше, алар бу кампаниядә дәүләт порталы аша катнашканнар.

-Үзем һәм балалар татар итеп язылдык, ә ирем үз милләте – рус булып теркәлде, - диде Зөлфия.

Гомумән, Бөтенроссия халык санын  алуның беренче атнасында районда 4415 кеше исәпкә алынган. Шуларның 147се - РФ дәүләт порталы аша, 79 кеше махсус участокларга үзе килгән, ә халык санын исәпкә алучылар 4189 кешене теркәгәннәр. Бу тиешленең 24 проценты.

Фаразлар буенча, районда 18 меңнән күбрәк кеше исәпкә алынырга тиеш. 2010 елгы мондый чара барышында районда 20361 кеше теркәлгән булган. Бу мөһим кампания барышында рус, татар, чуваш, мордва, мари, удмурд милләтләренә аерым игътибар бирелә.

-Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, бюджет тармагында эшләүчеләрнең күпчелеге җанисәпне дәүләт порталы аша узганнар. Мин үзем дә беренче көндә үк шул алымны сайладым, бик уңайлы, моңа чама белән 30 минут вакыт китә, - ди районда җанисәп алу буенча җаваплы хезмәткәр, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. – Әгәр җавап бирүнең әлеге ысулын сайлаган булсагыз, бу мәгълүмат интернетта күренә, исәпкә алучы өегезгә килми.  Җанисәп алу буенча мәгълүмат һәр көнне Татарстанстатка биреп барыла.

Райондагы җиде исәп алу пункты да бина, транспорт һәм элемтә белән тәэмин ителгән. Сан алучылар йорттан-йортка кереп, көненә уртача 40 кешене теркиләр. Әлеге эштә аларга дүрт волонтер да булыша. Исәпкә алучылар кичке сәгать 6дан соң планшетларындагы мәгълүматларны статистика бүлегенә тапшыра. Аларның куркынычсызлыгы да кайгыртыла: социаль куркыныч гаиләләргә участок уполномоченныйлары белән баралар.

Коронавируска бәйле вәзгыятьне исәпкә алып, олылар белән контакт булдырмау максатында, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр турындагы мәгълүматларны биредә эшләүче белгечләр туплап, җанисәп алучыга тапшыра.

Исәпкә алучыны өйләренә китерергә теләмәгән һәркем, бу эшне, участокка үзе барып башкара ала, моңа яшь чикләүләре юк.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев