Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яңа җитәкче билгеләнде

Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры итеп Наил Мостафин билгеләнде.

Аны хезмәт коллективына Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева тәкъдим итте.

Наил Фоат улы Мостафин Бәркәтә авылында туган, аңа 54 яшь. Югары белемле. 30 елдан артык эчке эшләр органнарында: әүвәл үзебезнең районда, аннан соң Балык Бистәсе районында җитәкче вазифаларында эшли. 2022 елда, кабат районга кайтып, җылыту челтәрләре җәмгыятенә оператор булып урнаша. Өйләнгән, тормыш иптәше Әлфия белән ике ул һәм бер кыз үстергәннәр.

–Наил Фоат улы барыгызга да яхшы таныш. Озак еллар районда эшләде. Лаеклы, мәртәбәле бүләкләре бар. Аның белән эшләү җиңел булыр. Сезнең коллектив бердәм, яңа җитәкчегә учреждениенең бүгенге дәрәҗәсен сакларга ярдәм итәрсез, дип уйлыйм, – диде Юлия Ивановна.

Яңа җитәкче кандидатурасын район җитәкчелеге дә хуплаган.

–Ышанычыгыз өчен рәхмәт, мөмкин булганча эшне яхшы алып барырга тырышырмын, – диде Наил Фоат улы.

Учреждениенең элеккеге җитәкчесе Илшат Закировка район халкына социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге намуслы хезмәте өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамотасы тапшырылды.

Бүген районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында 60 кеше яши. Иң өлкәненә – 95, иң яшенә 41 яшь. Аларга 38 кеше хезмәт күрсәтә. Биредә яшәүчеләр өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган: биш тапкыр туклану, атна саен мунчада юыну медицина хезмәтләре, чиста кием, урын-җир кирәк-яраклары, дарулар белән тәэмин итү. Әбиләр һәм бабайлар урамга саф һавага чыгып керәләр, гимнастика ясыйлар, кино карыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев