Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Валерий Валеров туган як тарихы музеена үзенчәлекле экспонатлар бүләк итте.
Ул чуваш халкы мәдәнияте нәшриятләренең сирәк китаплар коллекциясен алып кайткан. Шулай ук “Известия” һәм “Правда” газеталарының 1945 елның 13 февралендә һәм 1945 елның 9 маенда чыккан уникаль саннарын тапшырган. Бу экспонатлар музейда лаеклы урын алачак.
Нет комментариев