Чирмешәннән СВОга гуманитар ярдәм озаттылар
Безнең районда

Чирмешәннән СВОга гуманитар ярдәм озаттылар

Үткән атнада район делегациясе сугышчыларыбыз өчен чираттагы гуманитар йөк белән махсус хәрби операция зонасына юлга кузгалды.

Тартмаларга һәм пластик мичкәләргә азык-төлек, кием-салым, дарулар, шәхси гигиена чаралары, генераторлар, эш кораллары һәм сугышчыларыбызга кирәкле башка әйберләр тупланды.

-Битараф булмаган район халкына, мәктәпләргә, оешмаларга, гуманитар ярдәм җыюда һәм төяүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм, – диде район башлыгы Рамил Айбатов.


Нет комментариев