Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге мемориаль үзәктә «Татар аргамагы» дигән күргәзмә эшли

Мемориаль үзәктә республика рәссамнар берлегенең «Татар аргамагы» исемле күргәзмәсе эшли башлады, әлеге проект атларның татар токымына – аргамакларга багышланган.

Биредә 60лап картина урнаштырылган. Авторлар бөтен Россиядән җыелган. Араларында Хакасия Республикасы, Комсомольск-на-Амуре шәһәре, Кыргызстан вәкилләре дә бар.

Күргәзмшне ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, Казандагы Чирмешән якташлык җәмгыяте рәисе Рушания Сәубанова, Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев, Лениногорск районында татар токымлы атларны үрчетү белән шөгыльләнүче Фәрит Нәбиуллин һәм башка осталар катнашты.

Рәссамнарны сәламләп, Илнур Минсәгыйт улы аларның барысына да рәхмәт сүзләре ирештерде, эшләрендә уңышлар теләде.

-Рәсемнәрнең күпчелеген Татарстан рәссамнары ясады. Шунысы сөендерә ,картиналар саны арта бара. Бүген монда Чирмешәннән Фәйзелхак Вилдановның иҗат җимеше дә урын алды. Әлеге күргәзмәне без инде берничә районда күрсәттек. Татар сәнгате белән кызыксынучы һәркемне чакырабыз, — ди Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев.

Әлеге күргәзмәләрнең беренчесе 2020нче елда Лениногорск шәһәрендә булган. Анда шушы исемдә узган пленэрга нәтиҗә ясап, рәсемнәр күргәзмәсен оештырганнар.

-Без бу эшне башлаганда, кайберәүләр татар атларын кайтарып булырмы икән, дип шикләнделәр, ул кирәкме икән, диючеләр дә булды. Без Монголиягә кадәр барып җиттек, Казахстан, Кыргызстан, Башкортостан җирләрен йөреп чыктык, тарихчылар һәм республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән үзебезнең атларны кайтардык. Ә күргәзмәнең төп максаты – халыкка татар аргамагының матурлыгын күрсәтү, - диде эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин. – Минем шундый теләгем бар, Чирмешәндә дә татар атларын үрчетә башласыннар иде.

Фәрит татар токымлы атларны үрчетү буенча үзәк булдырып, шуның белән шөгыльләнә, татар атлары катнашында төрле бәйгеләр, “Аударыш” ярышлары уздыра. Сүз уңаеннан, күптән түгел генә алар Чирмешәндә дә шул уен буенча мастер-класс күрсәттеләр.

Күргәзмәгә теләге булган һәркем килә ала, ул март азагына кадәр эшләячәк. 

–Татар сәнгате белән кызыксынучыларны мемориаль үзәккә , картиналарныкарарга чакырабыз, – ди мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова. 

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев