Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ветераннар Советын яңа кеше җитәкли

Район ветераннар Советының отчет-сайлау конференциясендә әлеге иҗтимагый оешманың яңа җитәкчесе сайланды.

Җиде ел ветераннар Советы рәисе вазифаларын башкарган Габдлелбарый Галиевны Миләүшә Батыршина алмаштырды.

Кызганыч, үз теләге белән эштән китүче Габделбарый Хәсәнҗан улы бу чарада, авыру сәбәпле, катнаша алмады. Конференцияне алып баручы, Күтәмә авылының ветераннар советы рәисе Александр Семайкин оешманың башкарган эшләре буенча хисап тотты һәм Габделбарый Галиевка барлык ветераннар исеменнән рәхмәтен белдерде.

Александр Петрович ветераннар советы рәисе урынына озак еллар район хакимиятендә төрле җитәкче постларда эшләгән Миләүшә Батыршинаны тәкъдим итте, делегатлар аның кандидатурасын бертавыштан хупладылар.

- Ышанычыгыз өчен зур рәхмәт, - диде Миләүшә Тәүфыйк кызы. – Ветераннар оешмасы районның барлык өлкәннәрен берләштерә. Бүген өлкәннәр арасында әле дә төрле оешмаларда хезмәт куючылар бар, алар иҗтимагый эш тә алып баралар, район тормышында: мәдәни һәм спорт чараларында актив катнашалар. Өлкән буын вәкилләре хезмәткә намуслы караш үрнәге булып кала, яшьләргә җитди йогынты ясый. Киләчәктә дә ветераннар бу эшләрдән читтә калмас, районның социаль үсешенә үз өлешебезне кертергә тырышырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев