Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә мунча һәм өй янган

Район үзәгенең Мәктәп урамында янгын чыгып, мунча һәм өй яраксызга әйләнгән. Белгечләр ут мунча миченнән чыккан дип фаразлый.

Райондагы янгын күзәтчелеге хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләргә әлеге каза хакында  ГЛОНАСС-112 системасы буенча кичке сигезенче яртыларда телефоннан шалтыратып әйтәләр.

-Янгын сүндерүчеләр килгәндә,  мунча түбәсе һәм верандасы ут эчендә иде. Йортның түбәсенә дә өлешчә ут капкан. Нәтиҗәдә мунча янып бетте, йорт эчендәге бүлмәләр дә төтеннән корымланып, торак гамәлгә яраксызга әверелде, анда зур ремонт кирәк, - диде янгын күзәтчелеге инспекторы Фәнил Гыйззәтуллин.

Исегезгә төшерәбез,  янгын чыккан очракта, бу хакта бердәм коткару хезмәтенең (янгын сүндерүчеләр, коткаручылар,  полиция, ашыгыч ярдәм, газ хезмәте) 112 бердәм телефон номерын  җыеп хәбәр итәргә  мөмкин. Янгын сүндерүчеләргә  һәм коткаручыларга турыдын-туры  101 (01) номерына шалтыратырга кирәк.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев