Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның бер атнада 71 очрагы теркәлгән

Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кыз үзенең шәхси тормышына тыгылып, аны мыскыллаган һәм намусына тиюче сүзләр язган ир-атны җаваплылыкка тартуны сорый.

Гомумән, 8–14 сентябрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 27 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары өч административ беркетмә төзегән. Бу чорда кесә телефоны урлау белән бәйле җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында матди зыян белән ике юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, берсендә имгәнүче бар.

Гомумән, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 71 очрагы теркәлгән, берәү автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.

Ивашкино авылы кешесе рөхсәтсез үз өенә үтеп кергән гражданинны җаваплылыкка тартуны сорый. Кызыл Чишмә авылында ике ир-ат арасында низаг чыккан, берсе икенчесенә үтерү белән янаган. Күтәмәдә ир-ат хатын-кызны кыйнаган. Әлеге хәлләр тикшерелә.   

Мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев