Чирмешәндә ятимнәргә өч йорт өлгерде
Районда тагын өч ятим баланың үз торагы булачак. Амур ягында, Марат Мостафин урамында аларга аерым йортлар төзеделәр, алар кулланылышка тапшыруга әзер. Бу йортларның хуҗалары да билгеле.
Район опека бүлегеннән белешүебезчә, торак алуга яше җиткән унбиш ятим бала чиратта тора. Шуларның өчесенә аерым йорт бирелсә, тагын алты якташыбыз район үзәгенең Юл урамында төзелүче күп фатирлы йортта фатирлы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев