Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кызның 270 мең сум акчасын урлаганнар
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кызның 270 мең сум акчасын урлаганнар

Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кыз, мошенниклардан алданып 270 мең сумга якын акчасыннан колак каккан.

20-26 август көннәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча дежур бүлегенә гражданнардан 42 хәбәр килгән. Ике җинаять эше кузгатылган.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан өч административ беркетмә төзелгән.

Бер атна эчендә районда матди зыян белән бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 47 очрагы ачыкланган.

Иске Котыш авылында билгесез адәмнәр кырда калган комбайнның электр җиһазларын урлаган. Әлеге факт буенча тикшерү алып барыла.

Чирмешән авылында яшәүче хатын-кыз, «Телеграмм» мессенджеры файдаланып, 269 350 сум күләмендә акчасын урлаган билгесез кешеләрне җинаять җаваплылыгына тартуны сорый. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе штабыннан алынды.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев