Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшь инспекторлар бәйрәмгә җыелды

Чирмешән лицеенда “ЮИДка – 50” фестивале узды.

Яшь инспекторлар отрядлары 1973 елның 6 мартында оеша. Бүген Татарстанда 19 мең баланы берләштерүче 1500 ЮИД отряды актив эшли. Безнең районда да 24 шундый отряд бар. Алар лицейда узган бәйрәм чарасында чыгыш ясадылар.

Чарада дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең райондагы бүлеге җитәкчесе Алинә Филиппова катнашты.

- Балигъ булмаганнар катнашында һәлакәтләрне кисәтү эшенең югары социаль әһәмиятен исәпкә алып, шулай ук ЮИД отрядлары оешуга 50 ел тулу уңаеннан, 2023 елның февраленнән май аена кадәр бездә төрле чаралар узачак, - диде Алинә Петровна. - Аларның максаты – юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядларының эшчәнлеген популярлаштыру, киң җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемаларына җәлеп итү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем һәм имгәнүләрне киметү.

  Алинә Филиппова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев