Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә «Беренчеләр хәрәкәте»нең муниципаль слеты узачак

Бу хакта Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең тәрбия эше буенча район башлыгы каршындагы Совет утырышында әйттеләр.

Утырышта район башлыгы Рамил Айбатов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова, Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте»н үстерү буенча кураторлар Ильяс Бикташев, Кирилл Костылев, мәгариф, мәдәният, яшьләр, спорт учреждениеләре җитәкчеләре, бүлекчә остазлары катнашты.

Әлеге чарада төп сораулар Чирмешән районында «Беренчеләр хәрәкәте»н үстерүгә юнәлдерелгән иде. Тәрбия эшләре буенча район башлыгы каршында муниципаль координация Советын булдыру, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, яшьләр сәясәтендә, мәдәният өлкәсендә хәрәкәтнең башлангыч бүлекчәләрен ачу, аларда балалар инициативалары үзәкләрен булдыру һәм рәсмиләштерү, җәйге сәламәтләндерү лагеренда «Беренчеләр хәрәкәте»нең профильле сменасын оештыру турында фикер алыштылар.

Март аенда «Орион» яшьләр үзәгендә «Беренчеләр хәрәкәте»нең муниципаль слетын оештыру һәм үткәрү планлаштырыла. Аның барышында районда хәрәкәтне алга таба үстерү буенча балалар проектларын презентацияләү булачак.

Бүген районның барлык мәктәпләрендә, шулай ук «Орион» яшьләр үзәгендә һәм Чирмешән аграр техникумында хәрәкәтнең башлангыч бүлекчәләре булдырылган. Якын арада алар балалар сәнгать мәктәбендә, үзәк китапханәдә, район мәдәният йортында, «Юбилейный» боз спорт сараенда да эш башлаячак.

Лилия Зөфәрова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев