Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының кайбер мәктәпләрендә каравылчылар да кизү тора

Мәгариф оешмаларын саклауны тәэмин итү максатларында быел районның 5 объектына республикадан кирәкле акчалар бүлеп бирелгән. Әлеге эшне «Армада» шәхси сакчылар оешмасы үз өстенә алды.

Яңа уку елы башыннан район мәгариф оешмаларының кайберләрендә керү ишекләре янында кизү торучыларны күрәбез.

- Мондый саклык чаралары Чирмешәннең 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрендә, лицейда, Лашман һәм Ульяновка мәктәпләрендә күрелде. Әлеге мәктәпләр куркынычсызлык паспортлары буенча 3 категориягә кагыла, - ди районның мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. – “2020-2023 елларга Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау” программасы кысаларында Түбән Кәминкә мәктәбендә видеокүзәтү системасы урнаштырылды. Киләсе елда Лашман, Югары Кәминкә, Ивашкино, Кара Чишмә һәм 2 нче Чирмешән мәктәпләрендә, Лашманның “Ләйсән” балалар бакчасында да андый җиһазларны яңартырга, алыштырырга планлыйбыз.

Районда 45 мәгариф учреждениесе эшли: 26 гомуми белем бирү оешмасы һәм 19 балалар бакчасы. Аларның барысы да төнге вакытта каравылчылар тарафыннан саклана. Көндез керү-чыгу режимын техник хезмәткәрләр күзәтә.

- Гомуми белем бирү учреждениеләре эшчәнлегендә террорчылыкка каршы куркынычсызлык чараларын көчәйтү, укучылар һәм хезмәткәрләрнең тормышын саклауны тәэмин итә торган шартлар тудыру максатларында 22 мәгариф оешмасында сөйләм хәбәр итү системаларын урнаштырдык, - ди Ольга Владимировна. – Финанс хәленнән чыгып, калган барлык белем бирү учреждениеләрендә дә шундый махсус системалар куярга исәп бар.

Озакламый Яңа ел бәйрәмнәре дә җитәчәк, бу чорда аеруча сак булу таләп ителә.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе әйтүенчә, мөһим чаралар алдыннан барлык мәгариф учреждениеләренә биналарның чормаларын тикшереп, бикләп, пломбалар салып кую, белем бирү процессында катнашучылар белән террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча инструктажлар үткәрү, территорияләргә керү һәм чыгу режимын контрольдә тотуны көчәйтү, килүче-керүчеләрне исәпкә алу журналын алып бару бурычы йөкләнә.

Мәгариф оешмаларында террорчылыкка каршы саклану таләпләренә туры китерү буенча эш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев