Шушы көннәрдә Чирмешәннән махсус операция зонасына, мобилизацияләнгән якташларыбызга гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен озаттылар.
Соңгы ике айда гына да районда халык ярдәме белән 502 мең сум акча җыелган.
- Мобилизацияләнгән гражданнарга гуманитар ярдәм җыюда райондашларыбыз актив каташа. “Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында район мәдәният йортында игелек ярминкәсе оештырылды, хәйрия концертлары узды. Моннан тыш оешмалар һәм аерым кешеләр дә акчалата булыштылар, - ди гуманитар ярдәм җыю координаторы Рәсим Шәрифуллин.
Әлеге средстволарга, хәрби операциядә катнашучы егетләр соравы буенча, дарулар, киемнәр, газ баллонары, шәхси гигиена әйберләре, азык-төлек һәм башка кирәк-ярак сатып алганнар. Махсус операция зонасына чирмешәнлеләр тагын ике җиңел автомобиль дә җибәргәннәр.

- Әлеге игелекле эштә катнашкан һәр кешегә рәхмәтебезне җиткерәбез, - ди Рәсим Шәрифуллин. – Аеруча шәхси эшмәкәрләр: Гүзәл Шәйхетдиновага, Булат Латыйповка, Зәкәрия Гайфетдиновка, Сергей Плехановка олы рәхмәт.
Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Изге эшкә үз өлешен кертергә теләүчеләр өчен контактлар:
8-927-457-17-80 (Лилия Кәлимуллина, муниципаль район Советы бухгалтеры, “тере” акча җыю өчен җаваплы).
Акча күчерү өчен карта реквизитлары: 2200 5301 5306 7913 (Венера Ш).
Медикаментлар, җылы кием, азык-төлек һәм башка кирәк-ярак җыю пункты итеп “Орион” яшьләр үзәге билгеләнгән.
Чат “СВОих не бросаем” Телеграмда https://t.me/+ikYqLGFOAixhOGNi
Рәсим Шәрифуллин фотолары
Нет комментариев