Чирмешән районында урта мәктәпне тәмамлаучы  87 укучы “уракка” әзерләнә
Безнең районда

Чирмешән районында урта мәктәпне тәмамлаучы 87 укучы “уракка” әзерләнә

Быел район мәктәпләренең 11 сыйныфын тәмамлаучы 87 укучы өчен бердәм дәүләт имтиханнарының төп чоры 1 июньнән 9 июльгә кадәр узачак.

Чыгарылыш сыйныф укучылары 1 июньдә – тарих, әдәбият, химия; 4 июньдә - рус теле; 8 июньдә – математика; 11 июньдә – җәмгыять белеме, физика; 15 июньдә - биология, география,  чит  телдән (язма); 18-19 июньдә информатика һәм чит телдән (телдән) имтихан тапшырачак.

Резерв көннәр – 22 июньнән 25 июньгә кадәр. 8, 9 июльдә сайлап алынган бер фәннән яңадан тапшыру мөмкинлеге бирелә.

Имтиханнарны төп даталарда тапшыру мәҗбүри. Җитди сәбәпсез имтиханга килмәүчегә аттестат урынына белешмә бирелә, ә кабат тапшыру бары тик киләсе елда гына. Имтиханга килмәүнең җитди сәбәбе булганда укучы резерв көннәрдә тапшыра ала.

 


Нет комментариев