Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында тагын бер мәдәният йорты яңара

Югары Кәминкә авыл мәдәният йортында февраль аенда башланып киткән капиталь ремонт ахырына якынлаша. Осталар стеналарны буяу, бизәкләүне тәмамласалар, эш җиһазлар сатып алуда гына кала.

Иң беренче эш итеп, 1993 елда төзелгән бинаның түбәсен яңарттылар – төсле калай белән яптылар. Мәдәният йортының эче танымаслык булып үзгәргән. Тәрәзәләр һәм ишекләр алмаштырылган, электр үткәргечләр, су, канализация, җылылык челтәрләре яңартылган, кабинетлар идәннәренә линолеум җәелгән, ә коридорларда плитә түшәлгән, асылмалы түшәмнәр ясалган.

-Бу эшләргә республика программасы буенча барлыгы 17 миллион сумга якын акча тотылды, җиһазлар сатып алырга, бинаны эчтән “киендерергә” грант акчаларын кулланырга планлап торабыз, – диде Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗев. – Ә бинаны тышлау һәм тирә-юньне төзекләндерүгә тагын акча кирәк булачак.

Мәдәният йортында ремонт барса да, яшьләргә җыелыр урын бар, төрле чаралар мәктәпнең спорт залында уза, бинада авыл китапханәсенә дә урын табылган. Мәдәният йортында сыенган элемтә бүлекчәсе клиентларын кабат шунда кабул итә башлаган. Авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре дә, ремонт беткәч, үз кабинетларына кайтырга әзерләнәләр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев