Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында шаяннар һәм тапкырлар клубының беренче уенында кадилылар җиңде

“Шаяннар һәм тапкырлар клубы” фестиваленең Иске Кади авылында узган беренче уенда хуҗалар - “Кади коткаручылары” командасы җиңү яулады һәм финалга чыкты.

Бу зонада шулай ук Яңа Кади җирлегеннән - “Без авыл малайлары”, Ульяновкадан – “Селянки”, Яңа Элмәледән – “Яңа Элмәле бандасы”, Иске Котыштан – “Котыш галустяннары” командалары көч сынашты.

-Быел фестиваль авыл темасына багышлана. Бәйге программасы өч өлештән тора: “Сәламләү” (“Приветствие”), “Күнекмә” (“Разминка”), “Музыкаль өй эше” (“Домашнее задание”), - диде район мәдәният йорты директоры Альмир Жораев, фестивальне оештыручы. - Фестивальдә 18 авыл җирлеге командаларыннан тыш, аерым оешмалар да катнаша. Бәйгеләр биш зонада: Иске Кадида, Лашманда, Бәркәтәдә һәм Чирмешәндә (ике уен) узачак. Җиңүчеләр “Иң яхшы команда”, “Иң яхшы капитан” һәм “Иң яхшы артист” номинацияләрендә билгеләнәчәк. Зонада җиңү яулаган командалар район мәдәният йортында февраль азагында финалда очрашырга тиеш.

Шаяннар һәм тапкырлар фестивале районда быел дүртенче тапкыр уза. Күпчелек командалар бу өлкәдә тәҗрибәле дип була. “Без авыл малайлары”, әйтик, тамашачыларга яхшы таныш, инде биш ел рәттән алар гел бер составта сәхнәгә чыгалар, капитаннары – Яңа Кади авыл җирлеге Мингәрәй Әминов та - бик оста уенчы. “Шаяннар һәм тапкырлар” клубының район фестивалендә бу команда ике тапкыр җиңүче булды. Быел да сынатмадылар, “Сәламләү” бәйгесендә бик кызык миниатюралар күрсәттеләр. 

Яңа Элмәле командасы капитаны Илья Ильдиряков, мөгаен, бүген “тамашачылар симпатиясе” призын алыр иде, “банданың” уңышлы чыгыш ясауларына ул аеруча зул өлеш кертте, дип була.

-Мин вахта ысулы белән Себердә эшлим. Уенга кайтып җитүемә бик шат. Дөрес, репетицияләргә вакыт аз булды, - диде Илья.

 “Разминка” вакытында якташларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапны көндәшләреннән таптырдылар. “Нишләп шаяннар һәм тапкырлар фестивале гел безнең зонадан башлана?”, - дигән сорау бүген иң актуаль иде. Төгәл җавап кына бирүче булмады.

“Музыкаль өй эше”  фестивальдә хәлиткеч бәйге бугай. Барлык командалар да әзерләнгәннәр, ләкин бәрәүләр фестивальнең положениесе буенча чыгыш ясарга тырышсалар, башкалар бераз “читкә киттеләр”.

Нәтиҗәләр ясаган вакытта жюри командаларның киемнәренә, авыл җирлеге башлыгы катнашуына яисә катнашмавына, темага туры китереп чыгыш ясауларына, вакытка сыешуларына да игътибар итте.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев