Чирмешән районында модульле уникенче ФАП төзелде
Түбән Кармалка авылында яңа фельдшер- акушерлык пункты төзелде. Ул инде әзер, файдалана башлау өчен документлар гына кирәк, диделәр авыл җирлеге Советында.
Бу пункт районда уникенче модульле фельдшер-акушерлык пункты була, бүген 34 авылда ФАП эшли.
Начар хәлдәге ФАП биналары районда бар әле. Киләсе елда Югары Кармалкада да бөтен уңайлыклары булган шундый сәламәтлек пункты төзү планлаштырылган, аның өчен урын да әзерләп куйганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев