Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында кыргый җәнлекләрне сыйлыйлар

Кыш айларында кыргый җәнлекләргә, кошларга азык табу кыенлаша. Ә быелгы кыш аеруча үзенчәлекле, бозлы яңгыр явып, кар өсте боз катламы белән капланды.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге хезмәткәрләре кыргый хайваннарны, кошларны авыр шартларда калдырмыйлар, аларга кышлау шартларын яхшырту алымнарын эзлиләр.

-Мондый һава торышында соры кыр тавыкларына, көртлекләргә, кыр кәҗәләренә, кыр куяннарына азык табу аеруча кыен. Без аларга ярдәм итү өчен бу җәнлекләр, кошлар күбрәк йөри торган урыннарга бөртек таратабыз, – диде ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе Фәрит Мәгъсумов. – Кошлар, җәнлекләр кар астыннан үзләренә кирәкле азыкны таба алсыннар өчен кар чанасы белән үтеп, боз катламын ватуны да оештырдык.

Поши кебек зур хайваннарга азык табуда артык кыенлыклар булмаса да, аучылар аларны да кайгырталар, аучылык хуҗалыкларына, җәнлекләр күпләп йөри торган урман буйларына печән дә илтәләр, махсус тагаракларга тоз кисәкләре дә урнаштыралар. Мондый биотехник чаралар кошларга, җәнлекләргә, өстәмә азык булган урыннарда, кышкы суыкларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев