Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында инде ундүртенче модульле ФАП ачылды

Түбән Кармалкада модульле ФАП ачылды.

Бу авыл өчен бик кирәкле бинаны бәйрәм ясап файдалануга тапшырдылар.

-Сезнең өчен мин дә бик шат, - диде бүгенге тантанага килгән район башлыгы Рамил Айбатов. –Фельдшер көн дә кирәк. Авылда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту өчен тырышучы Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, төзүчеләргә бик зур рәхмәт.

Район җитәкчесе әлеге ФАПта эшләячәк фельдшер Людмила Щукинага район башлыгының Мактау грамотасын да тапшырды.

-Мин пунктта 34 нче ел. Шул чорда, өйдәш булып, дүрт җирдә урнаштык, монысы бишенчесе, үзебезнеке, - диде Людмила Николаевна. –Бу көнне мин дә, авылдашлар, аеруча олы яшьтәгеләр, бик түземсезләнеп көттек. Монда бөтен шартлар бар: якты, җылы, суы да кергән, санузел да ясалган. Элеккеге белән чагыштырырлык та түгел. Җитәкчеләргә, төзүчеләргә бик зур рәхмәт.

Быел Утыз Имән авылында да модульле ФАП төзеләчәк.

“Стройтранс” җәмгыяте монтажлаган Түбән Кармалкадагы бу яңа ФАП райондагы инде ундүртенче шундый бина. Район үзәк больницасы баш табибы урынбасары Рафис Гафуров әйтүенчә, аның монысы да Россиянең “Сәламәтлек” милли проекты буенча, республиканың сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында төзелгән.

Өр-яңа җиһазлар, әллә ничә суыткыч та куелган ФАПта хәтта электрокардиограф та бар.

256 кеше яшәүче Түбән Кармалкада инде күптән яңа бина ачылганы булмаган. Шуңа күрә модульле ФАП бинасын ачу тантанасына, бәйрәмгә авылның барча халкы килде диярлек. Бина озак еллар хезмәт итсен, саулыкны сакларга, сырхауларны терелтергә булышсын.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X