Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында дәүләт ярдәме белән үләт базлары территориясе дезинфекцияләнә

2023 елда райондагы себер язвалы үләт базларын һәм биотермик чокырларны тоту чыгымнарын капларга 526 мең 800 сум күләмендә субвенция бирелә.

Әлеге ярдәм үләт базларын дезинфекцияләүгә тотылачак.

-Районда, бөтен авылларда да диярлек, барлыгы 19 биотермик чокыр бар. Соңгы елларда алар территориясендә андый чаралар уздырылмады, шунлыктан, быел республикадан бирелгән субвенция акчаларын шушы максатларда кулланырга планладык, - диде район ветеринария берләшмәсе начальнигы Алмаз Газыймов. – Махсус машина ярдәмендә, үләт базы территориясе һәм аннан читтә дә 10-20 метр арада җир өсте эшкәртеләчәк.

Моннан кала районда себер язвалы инде ябылган тагын өч баз бар. Аларның өсләре бетонлап ябылган, тирәсе тотып алынган. Бу территориягә кешеләрнең һәм малларның да керүе тыела, анда аншлаглар урнаштырылган. Әлеге базлар Казанка, Кара Чишмә, Иске Үтәмеш авылларында.

-Авылларда яңа үләт базлары санын арттыруга ихтыяҗ юк, алар барлык авылларда да диярлек бар, - диде Алмаз Фараш улы. – Авыл җирлекләре аларны үз хисапларына тәртипкә китереп тора, барысы да санитар таләпләргә җавап бирә. Үткән ел Утыз Имән, Иске Элмәле, Яңа Элмәле, Әккәрәй авылларындагы үләт базларына агымдагы ремонт үткәрелде.

2022 елда үләт базларын тәртипкә китерү өчен 553 мең сум субвенция бирелгән булган.

Сүз уңаенда. Үткән ел шул акчаларның бер өлешенә Чирмешән авыл җирлегендәге, Түбән Чегодай авылы янындагы үләт базына капиталь ремонт ясалган. Биредә капкалар, коймалар яңартылган, люклар урнаштырылган.

Кадрия Гамирова фотосы

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X