Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында алдагы өч елга бюджет турында сөйләштеләр

Быел район икътисадының реаль секторында тулай төбәк продукты 2021 елдагыдан (42,5 млрд.) сизелерлек ким, 32-33 млрд. сум гына булыр дип көтелә.

Бу иң элек нефтьне читкә чыгаруда чикләүләр белән бәйле. Коронавирус таралу куркынычы арту, санкцияләр кертелү, дөньядагы вәзгыять тә моңа тискәре йогынты ясый. Дөрес, ваклап сату, хезмәт хакы фонды күләме беркадәр арткан.

Болар хакында әйтеп, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Әһлиуллин муниципаль район Советының егерме алтынчы утырышына (дүртенче чакырылыш) кертелгән мәсьәлә – районның 2023 елда социаль-икътисади үсешне фаразлау үтәлеше һәм 2024-2025 елларга фаразлар турында чыгышында әйтте.

Докладчы билгеләп үткәнчә, районда, 2021 елдагы сан алуда ачыкланганча, 18 мең 371 кеше яши. Кызганыч, халык картая, 18 меңнең 6 меңгә якыны – пенсионерлар. Былтыр 36 бала туган, 314 кеше вафат булган. Быел туучылар да күп түгел, 44 кенә, гомерләре өзелгәннәр 242 кеше.

Быел үсемлекчелектә яхшы уңыш үстерелде, әмма бөртеклеләргә бәя нык төште. Муниципаль район башлыгы урынбасары, Совет рәисе урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов алып барган, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Айбатов катнашкан утырышта югары телгә алынган мәсьәлә буенча карар чыгарылды.

Депутатлар районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатинның муниципаль районның 2023 һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына бюджет турында чыгышыннан соң да, доклад буенча фикер алышкач, карар кабул иттеләр. Бюджет проекты буенча 2022 елның 24 ноябрендә 9 сәгать 30 минутта район мәдәният йортында ачык тыңлаулар узачак.

Утырышта җирле салымнар, әлеге салымнар буенча  пеня һәм штрафлар буенча, недоимканы кайтару өметсез дип табылды, ягъни район Советының 2018 елда чыгарылган 162 санлы карары көчен югалтты.

Депутатлар район Советның муниципаль районда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия турында 2021 елның 18 августында кабул ителгән карарына үзгәрешләр керттеләр.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев