Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы Советы депутатлары киләсе елга эш планнарын расладылар

Дус һәм бәла-казасыз, имин яшик Советлар һәм тормыш Чирмешән муниципаль районы Советы депутатлары быел соңгы 29 нчы утырышларын үткәрделәр.

Халык вәкилләре әүвәл район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинованың докладын тыңладылар. Аның чыгышы райондагы төрле дин вәкилләре, милләтләр арасындагы бүгенге хәлгә һәм  җәмәгать куркынычсызлыгына кагылышлы иде. Депутатлар киләчәктә дә халкыбызның шушы татулыгын саклау һәм ныгыту буенча эшчәнлекне дәвам иттерү хакында карар чыгардылар.
Утырышта киләсе елда район Советы  утырышларында каралачак мәсьәләләрнең эш планы да расланды.  Депутатлар район Советының элек кабул ителгән кайбер карарларына, шулай ук  район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин чыгышыннан соң,  “Чирмешән муниципаль районының 2022 ел, 2023 һәм 2024 еллар план чорына  бюджеты хакындагы” карарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр.
Районның балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе өлешчә яңарган  составта эшләячәк. Депутатлар аның яңа әгъзаларын комиссия составына кертү хакындагы карарны расладылар.
Утырышны район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Айбатов алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев