Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы мәчетләрендә балалар өчен кышкы лагерьлар эшләде

Кышкы каникуллар көннәрендә мәктәп укучылары өчен Чирмешәннең үзәк, “Мөшбикә” һәм Лашман авылы мәчетләрендә лагерьлар эшләде.

Район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов әйтүенчә, кышкы каникуллар вакытында үзәк мәчеткә 30лап, Лашман авылы мәчетенә 15кә якын бала йөргән.

-Балалар биредә ял да иттеләр, дин сабагы да алдылар, - диде Рамил хәзрәт.

“Мөшбикә” мәчетендә 3 гыйнвардан 7 гыйнварга кадәр 20 бала көннәрен файдалы һәм кызыклы уздырды.

-Малайлар һәм кызлар биредә ислам нигезләрен өйрәнделәр, иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таптылар, уеннар уйнадылар, Иске Үтәмеш, Югары һәм Түбән Чегодай авылларына экскурсиягә бардык, андагы мәчетләр тарихы белән таныштык, - диде мәчет имамы Хәбир Ханов. – Билгеле, балаларны тәмле ашлар белән дә сыйладык.

Диләрә Ханова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев