Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы балалар бакчаларында урын проблемасы юк

Бүген райондагы 19 балалар бакчасында һәм 7 мәктәпкәчә төркемнәрдә 531 бала тәрбиләнә. Чагыштыру өчен, 2015 елда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 788 бала исәпләнгән.

5 – 6 ел элек без еш кына: “Чирмешән бакчаларында урын җитми”, - дип яза идек. Нигездә, район үзәгендә яшәүче балалар чиратта торды, 40 - 50 сабый бакчаларда урын бушаганын көтте.

- Бүген Чирмешәндә дә, авылларда да андый проблема юк. Киресенчә, районда балалар саны азая бара, - диде район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Диләрә Мәгъсүмова. – Район үзәгендә биш балалар бакчасы эшли. 120 балага исәпләнгән “Ромашка”да һәм 90 урынлы “Ландыш”та 81әр сабый тәрбияләнә. 90 бала сыйдырышлы “Чишмәкәй” балалар бакчасына - 70, ә 80 урынлы “Әкият”кә - 69 кыз һәм малай, "Каенкай" 60 урынга исәпләнгән, 53 бала тәрбияләнә. Шуңа да бүген гариза белән килүчеләрне шунда ук балалар бакчасына урнаштырырга мөмкинлегебез бар.

Нишләптер, мондый хәбәр сөендермәде. Район үзәгендә әлегә балалар саны дистәләп исәпләнсә, авыллардагы бакчаларда тәрбияләнүчеләрне санап чыгарга кулдагы бармаклар да җитә. Дөрес, Әккәрәй, Лашман авылларындагы бакчаларга көн саен 17-16 сабый килә. Ләкин әле күптән түгел генә шул ук Әккәрәйдә - ике, Лашманда, хәтта, өч төркемгә җитәрлек бала булган. Калган авыллардагы бакчаларда, нигездә, 4,5,6 сабый гына тәрбия ала.

2019 нчы елны Сосновка авылында ачылган яңа мәктәптә мәктәпкәчә белем бирү төркеменә дә урын табылуы күпләрне шатландырды. Бирегә кайбер балалар берничә ел йөрде. Быел бу төркем ябылган, сәбәбе – авылда мәктәкәчә яшьтәге балалар юк.

Статистика бүлегеннән белешүебезчә, агымдагы елның сигез аенда районда 72 бала дөньяга килгән, узган елның шушы чорында 88 булган (2012 елда сигез айда 162 бала туган). Туучылар саны елдан-ел азая бара.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев